2016 елның 25 нче гыйнварында иртәнге сәгать 11 дә Кама Тамагы муниципаль районы Балчыклы авылында шәхси йорт янып киткән. Янгын урынына “Варварино” ирекле янгын сүндерү төркеме иң якын булган иде, шулар беренче булып янгын белән көрәшә башлаган. 7 минуттан соң аларның ярдәменә “Олы Кариле” төркеме килеп җиткән. Шулай ук яна торган торак йортны сүндерүгә Кама Тамагы районының “ТР янгын сүндерү хезмәте” ДКУ көчләре һәм ПСЧ-116 бүлекчәләре тартылган иде. 11:35 тә янгын бетерелгән иде.
Янгын нәтиҗәсе буларак, йортның урта өлеше, чарлагы бозылган, янгынның гомуми мәйданы 12 кв. м., өйнең эчендә янып көйгән урыннар бар. Зыян күрүчеләр юк.
Янгынның чамаланган сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру кагыйдәләрен үтәмәү.