Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 6 тапкыр,башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: сүндерлемәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
25.01.2016 ел 22.05 Казан шәһәре, Совет районы, Гадел Кутуй урамы,3а йорты.
Биш катлы торак йортта икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 5 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1971 елгы ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
26.01.2016 ел 00.31 Әлмәт шәһәре, Геофизический урамы, гараж.
1976 елгы сәрхүш хәлендәге булган ир-атның киеме яна башлый. 2-4 дәрәҗәдәге тән пешүе белән ул хастаханәгә озатыла. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.