2016 елда кич белән 22 нче гыйнварда, төнлә һәм көндез 23 нче гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә урыннары белән көтелә: каты кар яву, 1 000 метрга кадәр һәм ким күренешле буран, 15-16 м/с кадәрь көньяк-көнчыгыш җил көчләнүе, юлларда кар өемнәре.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:
Буран, каты кар яву, томан һәм җил вакытында автомобильдә йөргәндә кирәксез рәтләрне алыштырулардан, узулардан, куып җитүләрдән баш тартырга. Кинәт туктауларны булдырмаска кирәк. артыгыздан бара торган автомобиль йөртүчеләрне искәртә торган сигнал бирер өчен туктау педаленә берничә тапкыр басыгыз. Мөмкин булганча юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүләрдән таш тартыгыз.
Йөртүчеләргә:
- автомобильнең техник хәленә, бигрәк тә туктау системасына, тәгәрмәч хәленә, игътибар итергә кирәк. Бөтен оптика эшләргә тиеш;
- салмак кузгалырга кирәк, түбән күчергечтә түбән әйләнешләрдә;
- хәрәкәт кызу булган урыннарда, мәктәпләр янында, тыкрыкларда, күперләрдә, шулай да борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән йөрергә;
- транспорт чараларыннан гадәттәгечә араны арттырып йөрергә, чөнки тайгак юлда туктау арасы бик каты арта;
- сул һәм уң тәгәрмәчләр өчен юлны юлның бертөрле өсте белән сайларга кирәк;
- күчергечне үзгәртер өчен машинаны юлның туры урыннарда гына кызулатырга;
- машина болгануны булдырмас өчен кинәт маневр ясамаска, туктатканда автомобильне болгый башласа, тиз генә туктатуны киметеп, рульне болганган якка әләндереп автомобильне турайтырга;
- автомобильне туктатыр өчен тизлекне киметергә, юлның туры һәм тигез урынында туктарга.
Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:
- иркен, нык үкчәле аяк киемен кияргә;
- билгеләнгән җәяүлеләр күчү урыннарында гына юлларны аркылы чыгыгыз, начар күренеш һәм тайгак юл өсте аркасында йөртүчегә транспорт чараны туктатыр өчен күбрәк вакыт кирәк булганны истә тотыгыз;
- бара торган транспорт алдында юлны йөгереп чыкмагыз;
- егылганда травматологлар кулларны алга сузмаска, якка егылырга тәкъдим итәләр, бу авыр сынуларны булдырмас.
Нинди дә булса бәла килеп чыкканда сез һәрвакыт 112 бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына хәбәр итә аласыз. Чакырулар шәһәр һәм кесә телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.
Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-800-100-11-20
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 292-64-09