Әлмәт районында дүрт кеше исле газ белән агуланган. Аларның берсе һәлак булган

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

2016 елның 22 нче гыйнварында Әлмәт районы Нагорное авылында 4 кеше исле газ белән агулану турында хәбәр килгән. Үзәк район хастаханәсенә 4 кеше “исле газ белән агулану” диагнозы белән эләккән: 1975 һәм 1976 елгы хатын-кызлар, 2011 елгы кыз һәм ашыгыч медицина ярдәме машинасында һәлак булган 1944 елгы ир-ат. Тикшерүдән соң зыян күрүчеләр хастаханәгә ятудан баш тарткан һәм өйгә җибәрелгән. Һәлакәтнең чамаланган сәбәбе – төтен чыгу юлы төзек булмау.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә: ис газының иң таралган чыганагы – ул төзек булмаган газ, май, утын мичләре, газ җиһазлары, бассейннарда су җылыткычлары һәм төтен чыгара торган двигателләр. Мич ярыклары, томаланган төтен юлы, кар белән капланган яисә җилдән сакланмаган мич торбалары аркасында ис газы  торак бүлмәләргә керергә мөмкин.

Ис газы (углерод окисе) белән агулану үлемгә китерә торган куркыныч хәл. Кагыйдә буларак, үлем авылда мич дөрес эшләмәгәнгә, кеше янгында булганга, кабынган двигатель белән бикле автомобильдә булганга килә.

Исле газ белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү:

- исле газ чыгуны туктатырга;

- зарар күргәнне саф һавага алып чыгарга;

- зарар күргән аңында булса, аны яткызырга, аңа тынычлык һәм бертуктаусыз саф һава тәэмин итергә (гәзит белән җилләтергә, вентилятор яисә кондиционер кабызырга);

- зарар күргән аңын югалткан булса, ашыгыч рәвештә ашыгыч ярдәм килгәнче яисә аңга килгәнче эчке йөрәк массажын һәм ясалма сулыш алдыру башларга кирәк;

- ис газының куркыныч тупланышы булган җирдән зарар күргәнне чыгарган вакытта үзегез дә агуланмас өчен, үзегезне саклап калыгыз. Моның өчен тиз эшләргә һәм кулъяулык, марля аша суларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International