Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  40  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар.  ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

21.01.2016 ел 17.25 Яшел Үзән шәһәре, Комарова урамы,19-86.

Сүндерелмәгән тәмәке төпечге аркасында фатирда ут чыга. Матрас яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1940 елгы ир-ат (1 группа инвалид) һәлак була.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International