Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ башка идарәчелекләрнең хезмәттәшләре белән бергә Аракчино – Югары Ослан боз кичүдә уйдырма юл-транспорт һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерү белән шәгыльләнгән иде. Коткаручылар, медиклар, ГИБДД хезмәткәрләре һәм боз кичүдә эшли торган эшчеләр Идел елгасы аша боз кичүдә һәлакәтне бетергәндә көчләрнең һәм чараларның җәелдерелүе һәм эш тәртибе буенча махсус өйрәнүләрдә катнаштылар. Өйрәнүләрнең нигезендә – зыян күрүчеләр белән юл-транспорт һәлакәте. Машиналарның берсе кисәкчә боз астына төшкән.
Өйрәнүләргә тартылган: баш идарәсенең ЦУКС оператив кизү сменасы, Казан һәм Югары Ослан гарнизоннарының Федераль янгынга каршы бүлекләре, “ТР буенча Россия ГТХМ БИ ГИМС Үзәге” ФКУ дәүләт инспекторлары, ТР ГТХМ карамагындагы ЭКХ коткаручылары, ТР Сәламәтле саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенең Республика һәлакәт медицинасы үзәге медицина персоналы, “Волгадорстрой” ЧҖҖ файдалаштыру оешмасы вәкилләре. Барлыгы 14 берәмлек техника һәм 41 кеше.