Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы начарлануы нәтиҗәсе буларак хәл буенча мәгълүмат (2016 елның 21 нче гыйнварына сәгать 14:30 га)

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 21 гыйнварда циклон узу нәтиҗәсе буларак, уңайсыз метеорологик күренешләр көтелә: кар яву, урыннары белән каты кар яву, 1 000 метрдан ким күренеш белән буран һәм урыны белән бозлавык, 15-18 м/с кадәрь исеп китүләр белән көчле көньяк-көнбатыш җил, юлларда кар өемнәре.

Әзерлектә:

- Татарстан Республикасында кирәкле инжененерлык һәм авыр техника (611 берәмлек техника, шул исәптән 126 берәмлек региональ юлларда, 551 берәмлек федераль юлларда), бозлавыкка каршы материаллар һәм реагентлар запасы корылган (147 534,8 тонна);

- Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсеннән 12 кар автомобиле.

13 күчмә һәм 53 стационар җылыту пункты җәелдерелергә әзер булып тора.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Буран, каты кар яву, томан һәм җил вакытында автомобильдә йөргәндә кирәксез рәтләрне алыштырулардан, узулардан, куып җитүләрдән баш тартырга. Кинәт туктауларны булдырмаска кирәк. артыгыздан бара торган автомобиль йөртүчеләрне искәртә торган сигнал бирер өчен туктау педаленә берничә тапкыр басыгыз. Мөмкин булганча юлга чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүләрдән таш тартыгыз.

Йөртүчеләргә:

- автомобильнең техник хәленә, бигрәк тә туктау системасына, тәгәрмәч хәленә, игътибар итергә кирәк. Бөтен оптика эшләргә тиеш;
- салмак кузгалырга кирәк, түбән күчергечтә түбән әйләнешләрдә;
- хәрәкәт кызу булган урыннарда, мәктәпләр янында, тыкрыкларда, күперләрдә, шулай да борылышларда һәм төшүләрдә куркынычсызлык тәэмин итә торган тизлек белән йөрергә;
- транспорт чараларыннан гадәттәгечә араны арттырып йөрергә, чөнки тайгак юлда туктау арасы бик каты арта;
- сул һәм уң тәгәрмәчләр өчен юлны юлның бертөрле өсте белән сайларга кирәк;
- күчергечне үзгәртер өчен машинаны юлның туры урыннарда гына кызулатырга;
- машина болгануны булдырмас өчен кинәт маневр ясамаска, туктатканда автомобильне болгый башласа, тиз генә туктатуны киметеп, рульне болганган якка әләндереп автомобильне турайтырга;
- автомобильне туктатыр өчен тизлекне киметергә, юлның туры һәм тигез урынында туктарга.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

- иркен, нык үкчәле аяк киемен кияргә;
- билгеләнгән җәяүлеләр күчү урыннарында гына юлларны аркылы чыгыгыз, начар күренеш һәм тайгак юл өсте аркасында йөртүчегә транспорт чараны туктатыр өчен күбрәк вакыт кирәк булганны истә тотыгыз;
- бара торган транспорт алдында юлны йөгереп чыкмагыз;
- егылганда травматологлар кулларны алга сузмаска, якка егылырга тәкъдим итәләр, бу авыр сынуларны булдырмас.

Нинди дә булса бәла килеп чыкканда сез һәрвакыт 112 бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына хәбәр итә аласыз. Чакырулар шәһәр һәм кесә телефоннардан тәүлек буе һәм бушлай кабул ителә.

Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-800-100-11-20

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International