ГИМС хезмәткәрләре Хач ману бәйрәменә бәкеләр өчен боз калынлыгын үлчиләр

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хач ману бәйрәмендә йоланы үткәрер өчен бәкеләр җиһазландырыла торган урыннарда ГИМС хезмәткәрләре боз калынлыгын үлчи башлаган. Тикшерүләр Татарстан шәһәрләре һәм районнарының бөтен коену урыннарында 19 нчы гыйнварга кадәрь үтәчәк. Бәйрәм вакытында  куркынычсызлык тәэмин итер өчен Кеше кулы белән эшләнмәгән Коткаручы Гаишә Сурәте Гыйбадәтханәсе янында 25-27 см боз калынлыгы булган урында коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, медиклар һәм полиция хезмәткәрләре кизү торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International