Тәүлек эчендә Татарстанда 11 янгын чыккан

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.

 Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар.  Ишекне ачу буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  ДТП – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.

13.01.2016 ел  08.53 Казан шәһәре, Яңа-Савин районы, Гагарина урамы, 22 нче йорт.

   Биш катлы кирпеч торак йортта бишенче каттагы бер бүлмәле фатирда, аш бүлмәсендә ут чыга. 3 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр, 1940 елгы хатын – кызны коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

13.01.2016 ел 17.20 Кайбыч МР, Иске Тябердино авылы, Островского урамы, 1 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 15.кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1978 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International