Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 15 нче декабреннән 2016 елның 10 нчы гыйнварына кадәрь яңа елны бәйрәм итү чараларын, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик шәхесләрнең милеген, дәүләт яисә муниципаль милекнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максаты белән махсус янгынга каршы режим кертелә. Бу режим вакытында гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәрь, урындагы шәхесләргә 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәрь, юридик шәхесләргә 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәрь штрафлар салына.