Яр Чаллыда Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадетлар мәктәбенең 19 новобранецы тантаналы рәвештә ант итте. Чарада аларның ата-аналары, чакырылган кунаклар, Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы эчке хезмәт полковнигы Юмагулов Рөстәм Наиль улы булган иде. Бүгенгә “Янгын сүндерүче-коткаручы” корпусында 90 бала укый. 2015 елда “Зарница” Бөтенроссия хәрби спорт уенының зональ этабында кадетлар төркеме гомуми нәтиҗәдә 1 нче урынны алып 6 грамота җиңгән.