Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  64 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча  - 1 тапкыр, суда коткару операциясенә – 1 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.

29.11.2015 ел 14.55-15.05 Чистай шәһәре,  Водники поселыгы, Прость елгасы.

   В 14. 55 Чистай МР бердәм коткару номерына Прость елгасында юка боз өстендә балалар йөри дигән хәбәр килә. Әлеге хәбәргә тиз арада ГИМС, коткаручылар һәм ОВД хезмәткәрләре чыктылар. Елга янына килгәч алар юка боз өстендә 12-13 яшендәге  5 баланы күрә. Коткару операциясе  нәтиҗәсендә балаларны берәмләп ярга алып чыктылар. ОВД хезмәткәрләре балаларны өйгә озаттылар.     

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International