Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 29 ноябре, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 23 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 4 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча  - 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр,эзләү операциясенә – 1 тапкыр, суда коткару операциясенә – 6 тапкыр,   башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

28.11.2015 ел 7.50, Спас р-ны, Идел буе поселыгы, Пионер урамы,19.

Ут шәхси йортта чыга. Мәйданы 45 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1953 елгы ир-ат мәетен таба. Янгынның сәбәбе – мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

28.11.2015 ел 18.00, Зәй МР, Иске Токмак торак пункт, Аксаринск СП, Зәй урамы.

Шәхси бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 104 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр ике ир-ат (1953 һәм 1982 елгы) һәм бер хатын-кыз (1993 елгы) мәетләрен таба. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

29.11.2015 ел 08.40-13.50 Чистай шәһәре, Җиһаз ясый торган фабрика поселыгы, Прость елгасы.

Чистай МР бердәм коткару номерына Прость елгасында, 1939 елгы ир-ат боз астына төшеп киткән дигән хәбәр килә. Эзләү эшләрен 3 нче эзләү – коткару отрядының коткаручылары һәм МВД хезмәткәрләре алып барды.  28.11.2015 ел ир-ат табылмый. 29.11.2015 ел коткаручылар суда югалган ир-ат мәетен табалар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International