Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  81 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 35 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше коткарылган. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар.  Ишекләрне ачу буенча  - 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

25.11.2015 ел 18.35  Казан шәһәре, Киров районы,  Петрова урамы, 23 нче йорт.

Ут агачтан салынган төзелеш бинада чыга. Мәйданы 6 кв.м.  Әлеге бина янында,1966 елгы ир-ат була, ул янгын сүндерүчеләргә янгын чыккан вакытта сарай эчендә булуын әйтә. Төрле тән җәрәхәтләрен ала. Хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

25.11.2015 ел  13.25  Минзәлә шәһәре, Социалистилар урамы, 38 нче йорт

Торак йортта ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Беренче янгын расчетлары килгәч өйнең тәрәзәсеннән куе төтен чыгып торган.  Йорт хуҗасы янгын сүндерүчеләргә йортта ике бала калган дип хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгынның хәлен билгеләп йорт эченә керәләр. Төтенле йорттан алар 2011 һәм 2013 елгы ике баланы чыгаралар. Балалар үз аңында булалар.  Янгынның сәбәбе – балалар шуклыгы.  

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International