Казан һәм Бигеш аэропортларында 116 берәмлек багаж бирүгә әзер

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

25 ноябрьгә Казан һәм Бигеш аэропортларына Гарәп Мисыр Республикасыннан “Внуково” аэропорты (Мәскәү шәһәре) аша Казан һәм Бигеш аэропортларына 2 061 берәмлек багаж килгән. Шул исәптән 1 320 берәмлеге хуҗаларына бирелгән, 625 берәмлеге “Россия Почтасы” белән җибәрелгән, 116 берәмлек бирүгә әзер.

Белдерүдән соң өч көн эчендә багаж хуҗалары үзләренең чемоданнарын алып китмәсә, багаж “Россия Почтасы” уңайлыклары белән адреска җибәреләчәк икәнне кабат белдерәбез.

Очуларны туктатканнан соң  Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 3 789 кеше, шул исәптән 933 бала, белән барлыгы 18 рейст килгән (16 рейс “Казан” халыкара аэропортына, 2 рейс “Бигеш” аэропортында). Узган тәүлек эчендә Татарстан Республикасы торучылары Гарәп Мисыр Республикасыннан кайтмаган иде.

Туристик агентлыклар мәгълүматлары буенча, Татарстанның бутен туристлары республикага кире кайтканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International