Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 3 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Башка хезмәтләр белән үзара эшләү – 3 тапкыр, ишекләрне ачу буенча - 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
24.11.2015 ел 00.20 Казан шәһәре, Вахит районы, Нариман урамы, 45 нче йорт.
Тугыз катлы кирпич торак йортның подвалында ут чыга. 5 кв.м мәйданында чуп-чар яна. Янгын сүндерүчеләр, 1986 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
24.11.2015 ел 22.41 Яшел Үзән шәһәре, Туктаров урамы, 4 нче йорт.
Ике катлы кирпич торак йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 2 кв.м. мәйданында матрац яна. Янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы ир-атны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
25.11.2015 ел 02.40 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 32/07 нче йорт.
Тугыз катлы торак йортның алтынчы каттагы фатирда ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 20 кешене коткара, шуларның 2се бала. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.