Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре “Юл бир” рейдын үткәрделәр

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясенең (ГИБДД) Яшел Үзән бүлеге инспекторлары белән бергә автомобильчеләрне юл культурасына өйрәттеләр. Махсус техника колоннасы янгын сүндерү автоцистерна сиренасына кушылып шәһәрнең төп, иң тыгыз транспорт агымы булган урамнары буенча йөреп чыкты. Янгын сүндерә торган КАМАЗ якынлашканда йөртүчеләрнең күбесе кичекмәстән юл кырыена елыштылар. Янгын сүндерү һәм юл автоинспекциясе хезмәткәрләре шундый профилактик рейдларны бөтен ел эчендә вакытлы үткәрәләр.

Күзәтү эшләр бүлеге һәм ГИБДД инпекторлары белән Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре янгын техникасы үтә алганын тикшерер өчен алдагы рейдны шәһәр ишегаллары буенча үткәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International