Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  75 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 27 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын,ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар.  Башка хезмәтләр белән үзара эшләү – 10 тапкыр, суда коткару операциясенә  - 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

22.11.2015 ел 11.40-12.10, Әлмәт шәһәре, Бигәш урамы, шәһәр сусаклагычы

Бердәм коткару номерына боз өстендә балыкчы бар дип хәбәр килә. Коткаручылар балыкчыны ярга чыгарып, бозда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International