Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, суда коткару операциясенә - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
22.11.2015 ел 23.07 Казан шәһәре, Киров районы, Залесный поселыгы, Совхоз пер., 9 нчы йорт.
Бер катлы торак йортта ут чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1940 елгы ир-ат зарар күрә, 1нче тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
22.11.2015 ел 23.10 Бөгелмә шһәре, Красноармейск урамы, 51 нче йорт.
Биш катлы торак йортның бишенче каттагы фатирда ут чыга. 2 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1959 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
22.11.2015 ел 11.40-12.10 Минзәлә районы,Яңа Мәлкән торак пункты Кама елгасы.
Чаллының коткару – эзләү отрядының коткаручылары Кама елгасының ярыннан 200 м ераклыктан “Буран 640” снегоходының арткы өлеше боз астына төшүен күрәләр. Махсус “Хивус – 10” торс ярдәме белән снегоходны боздан чыгаралар һәм снегоход йөртүчесен коткаралар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.