Бу атна эчендә 2015 елның 15 нче ноябреннән 21 нче ноябренә кадәрь Татарстан Республикасы су объектларында 4 һәлакәт теркәлгән. Шуларның нәтиҗәсе буларак, 4 кеше һәлак булган. Тагын ике кешене коткарып булды. Нечкә бозга чыгарга утерерлек куркыныч!
20 нче ноябрьдә 9 сәгать 30 минут тирәсендә ике ир-ат Сасмак торак пунктыннан ике километрда урнашкан Казансу елгасына балык тотарга киткән. Кич белән, 18 сәгать 30 минут тирәсендә, ирләр кире кайтмагач, аларның туганнары һәм күршеләре балык тоту урынына киттеләр һәм яр буенда бүрекләрне һәм бияләйләрне, ә елгада ватык боз күргәннәр. Хәбәр шул ук вакытта Биектау муниципаль районы Эчке эшләр бүлегенә белдерелгән иде.