Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2015 елның 20 ноябре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  78 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 2 кеше һәлак булган, 20 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү аркасында – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

20.11.2015 ел в 04.30, Казан шәһәре, Юдино поселыгы, Гаванский урамы 69.

Ике катлы торак йортның ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 5 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ике мәетне таба, 1956 елгы хатын-кызны һәм ир-атны. Янгынның сәбәбе ачыклана.   

19.11.2015 ел 14.00 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, 2/4 йорты.

Биш катлы панель торак йортның икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 22 кв.м. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазлары белән баскыч буенча 20 кешене коткардылар, шуларның 7 бала. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International