Багажны өч тәүлек эчендә алып китергә кирәк

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Транспорт министрлыгы Мисырдан кайткан туристларны килү аэропорты хезмәтләре аларны белдергән вакыттан өч тәүлек эчендә багажларын алып китергә сорый. Билгеләнгән срок эчендә пассажирлар бу шартны үтә алмасалар, бөтен тамгаланган багаж “Россия почтасы” белән гражданин тору урынына кадәрь китерүгә тапшырылачак.

2015 елның 19 нчы ноябренә 7:00 гә 1 760 берәмлек багаж килгән, шуларның 631 берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 344 берәмлеге “Россия почтасы” белән җибәрелгән, 785 берәмлеге тапшырылуга әзер. Багаж озакка сузылган очракта Внуково аэропорты белешмә хезмәте белән 8 (495) 937 5555 телефоны аша бәйләнешкә керергә кирәк.

Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы аэропортларыннан “Корал Трэвел”, “Анекс Тур”, “Натали Турс” туроператорларыннан туристик путёвкалар буенча Мисырга киткән бөтен туристлар планлаштырылган тәртиптә кайткан. Мисырда калган Татарстан Республикасы торучыларның кайтуы Россиянең башка шәһәрләре аша чартер һәм транзит рейслар белән эш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International