Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы аэропортларыннан “Корал Трэвел”, “Анекс Тур”, “Натали Турс” туроператорларыннан туристик путёвкалар буенча Мисырга киткән бөтен туристлар планлаштырылган тәртиптә кайткан. Мисырда калган Татарстан Республикасы торучыларның кайтуы Россиянең башка шәһәрләре аша чартер һәм транзит рейслар белән эш ителә.
2015 елның 19 нчы ноябренә 7:00 гә 1 760 берәмлек багаж килгән, шуларның 631 берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 344 берәмлеге “Россия почтасы” белән җибәрелгән, 785 берәмлеге тапшырылуга әзер. Багаж озакка сузылган очракта Внуково аэропорты белешмә хезмәте белән 8 (495) 937 5555 телефоны аша бәйләнешкә керергә кирәк.