Бүген Биек тау муниципаль районында Крутушка бистәсендә “Байтик” балалар сәламәтләндерү лагерендә балалар куркынычсызлыгы дигән темага семенар – совещания башланды. Әлеге чарага Татарстанның барлык районының балалар сәламәтләндерү лагерьнең җмтәкчеләре, тәрбия эшләре буенча җитәкчеләрнең урынбасарлары һәм бухгалтерлар киледләр, барлыгы 160 кеше.
Шулай ук семенар – совещаниягә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе, ТР эзләү – коткару хезмәте, ТР сәламәт саклау министрлыгы, ТР эчке эшләр министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор республика комиссиянең ведомстволар арасындагы төркем килде.
Семенар – совещанияне “Лето” республика үзәк балалар ял итү директоры Вера Коцюбинская ачып җибәрде. Бу конференция бер зур юл, һәм без бу юлны фаҗигасез узарга тиеш, - дип әйтте үзенең коллегаларга Вера Коцюбинская.
- Без әлеге форумны балалар ялын оештыручыларга 2010 сәламәтләндерү компаниянең яңалыгын һәм асылын аңлату өчен оештырдык, - билгеләп үтте Вера Коцюбинская. Хәзерге җиңел булмаган вакытта балаларның ялы уңышлы узарга тиеш. Без семинар катнашучыларга башкарма комитетының, ведомстволар арасындагы төркемнең эшләвен, путевкаларның бирү тәртибен һ.б оештыру сорауларын аңлатачакбыз.
- Минем уйлавымча быел без финанс авырлыклары белән очрашачакбыз, әмма былтыр кризис безгә тимәде, - дип әйтте Луиза Зәйнуллина, Совет районының “Огонек” балалар сәламәтләндерү лагерьнең җитәкчесе. Мондый семиннарлар безнең өчен бик мөһим һәм бик кирәк. Без, лагерь җитәкчеләре, әлеге семинарда бер – беребез белән аралашабыз, тәҗрибәләр белән алмашынабыз. “Огонек ”лагерьнең җитәкчесе булып, мин өченче ел бирле эшлим. Безнең лагеребез бик иске, 1962 елда төзелде. Иске булуга карамастан, монда бик уңайлы. Балалар безнең лагерьдә рәхәтләнеп ял итәләр.
Татарстан Республикасының гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары – Татарстан Республикасының Эзләү-коткару хезмәте башлыгы Фазлыев Эмиль сүзләренә караганда республикабызның 24 лагерендә пляж бар, шуларның 13 дә су төбен тикшерү буенча акт юк. Нәкъ, бу 13 лагерь гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “кара списогына ” керәчәк. Моны булдырмас өчен, су йөзү сезоны ачылганчыга кадәр, пляжны тикшерү өчен гариза гына бирергә кирәк. Шулай ук, без бушлай өйрәтмәләр дә уздырабыз. Моның өчен, үзенегезнең районыгызда коткрау – эзләү отрядына мөрәҗәгать итергә кирәк. – билгеләп үтте Эмиль Фазлыев.
Балалар ял итү лагерьләрендә янгын куркынычсызлык проблемасы турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсенең җитәкче урынбасары Ирек Шириазданов сөйләде. Үзенең чыгышында Ирек Шириазданов түбәндәге җитешсезлекләрне билгеләп үтте: 48 лагерьдә янгынга каршы автомат системасы эшләми торган хәлдә, 21 лагерь янгын куркынычсызлык таләпләренә туры килми,иң зур куркыныч лагерьдә электр җиһазлар булып кала һ.б. 2009 елда балалар сәламәтләндерү лагерьләрендә янгын булмады. Ә, менә 2008 елда “Полет” лагерендә балаларның ялын “кызыл этәч” бозып аткан. Гадәттән тыш хәл булган очракта республикабызның әле бөтен лагерьләрдә махсус саклану җиһазлар белән тәэмин ителмәгән, – дип әйтте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсенең җитәкче урынбасары.