Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 14, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 4. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5, каралтылар – 3, печән – 1. 1 кеше һәлак булган.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 3, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 2, ут белән саксыз эш итүдән – 2, мич дөрес төзелмәгәннән һәм төзек булмавыннан – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишеләрне ачуга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, башкаларга – 2. Профилактик эшкә – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.