Бүген “Казан ярминкә” күргәзмә үзәгендә “Куркынычсызлык - 2010” махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Анда Россия һәм чит ил предприятияләре тамашачылар һәм белгечләр өчен куркынычсызлык тәэмин итү һәм хезмәт саклау өлкәсендә үзләренең яңа эшләрен күрсәттеләр. Әлеге Россиянең иң зур махсуслаштырылган күргәзмәдә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, хәбәр һәм әлемтә, социаль яклау, сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек республика министерстволары оештыручы ролендә чыгыш ясадылар. Күргәзмәнең программасында - рәсәй һәм чит ил җитештергән җиһазларын күрсәтү, семинар, конференция, проектларны һәм фирмаларны презинтацияләү. Күргәзмәне ачу тантанасы вакытында Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары үзләренең мастерлыгын күрсәттеләр. Кунакларга һәм белгечләргә коткаручылар ябылып калган бинада кешене коткару буенча авария – коткару әсбапы белән эшләү, кинологларның, шулай ук, җәрәхәтләнүчегә беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү эшләрен күрсәттеләр. - 2008 елга караганда, узган елны яңа җиһазлар ярдәмендә без кешеләргә ярдәм күбрәк күрсәттек, - дип әйтте ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Эмиль Фазлыев. –Монда яңартылган системаларны күрергә мөмкин, аларны хәзердән үк эзләү – коткару эшләрен алып барганда кулланып була һәм кулланырга кирәк тә, - билгеләп үтте Эмиль Фазлыев. ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары сүзләре буенча, Татарстан Республика хөкүмәте җитәкчелеге ярдәмендә, шулай ук кызыксынган министерстволар һәм ведомстволар ярдәмендә Татарстанда М-7 трассасында юл – транспорт вакыйгада җәрәхәтләнүчеләрне коткару өчен пилот проект системасы эзерләнде. “ГЛОНАСС” системасын кулланганда, “112” бердәм номерын җыйганда, диспетчер авария булган урынга кыска вакыт эчендә коткаручылар чыгуын оештырудан тыш, спутник элемтә ярдәмендә хәрәкәт маршрутын күзәтә ала. Мондый система белән республиканың барлык трассаларын да тәэмин итеп була. Шулай ук, күргәзмә кунаклары ЗАО «Косми» (Мәскәү), ООО «Плазма-Т» (Мәскәү, ООО НПО «Спецкабель» (Мәскәү), ООО «Фирма Огнеборец» (Мәскәү), ООО НПО «Этернис» (Мәскәү), ЗАО «СВЕТЛАНА-ОПТОЭЛЕКТРОНИКА» (Санкт-Петербург), ООО ТМЦ «НИТА» (Түбән Новгород), ООО «СПРУТ-Казан», ЗАО «Эридан» (Свердловская обл.) һәм башка компанияләрнең янгын сүндерү профессиональ системасының зур экспозиция, янгын сигнализация, шартлаудан саклый торган янгын сигнализация җиһазлары белән таныштылар.