Домино

2010 елның 11 марты, пәнҗешәмбе
 

Бүген Казанда Казан – Оренбург автотрассасында, Республик клиник хастаханә каршында, 29 җиңел машина катнашуы белән гадәттән тыш хәл барлыкка килде. ДТП нәтиҗәсендә ВАЗ – 2107 җиңел машинаның йөртүчесе берникадәр җәрәхәт алган. Башка җәрәхәтләнүчеләр юк.

Юл – транспорт вакыйгасы иртәнге сәгать 11 булды.  Һава шартлары начар булу нәтиҗәсендә, кар белән каплаган трасса  29 җиңел машина “домино” принцибы буенча бәрелештеләр. ДТП булган урынга беренчеләрдән булып “ТР Янгын сүндерү сагы” “Столбище” аерым постының янгын расчетлары килде. Вакыйга булган урында РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең оператив төркеме, Лаеш районының янгын сүндерү расчетлары, икенче эзләү – коткару зональ отрядының дежур сменасы эшли. Хәзерге вакытта җәрәхәтләнгән машиналардан трассаның бер өлеше генә бушады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International