Бүген Балтач районының халкына язгы ташудан котылырга туры килде. Шартлы рәвештә Комсомол урамында 68 кеше торган 20 ишегалдын су басты. Торак йортларны су басу сәбәпле, гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү өчен Балтач районының РСЧС көч һәм чара территориаль системасы №1әзерлек буенча әзер булдылар.
Комсомол урамындагы ташу турындагы хәбәр, Балтач муниципаль районының 110нчы янгын сүндерү сагына 09 сәг. 30 минутта килә. 09 сәг.32 мин. шартлы ташкын булган урынга 110нчы янгын сүндерү сагының оператив төркеме чыкты. Авария – коткару эшләрен алып бару өчен оператив штабны барлыкка китерделәр. КСЧ һәм ПБ утырышын уздырдылар. Шартлы ташу булган урынны ОВД хезмәткәрләре чолгап алдылар. Урамны кардан чистарту өчен Т – 150 тракторын китерделәр, шулай ук, кешеләрне чакырттылар.
Ташу булган урында янгын сүндерү сагының шәхси составы, Балтач муниципаль районының РСЧС көч һәм чара территориаль системасы эшләделәр. Барлыгы 19 кеше 9 техника катнашты, шуларның 8 гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре һәм 3 техника. Җәрәхәтләнүчеләр юк.