Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре торак йортларны тикшерәләр

2010 елның 4 марты, пәнҗешәмбе
 

Түбән Вязов авылында чыккан түбәндәге янгын, тагын бер кешенең гомерен өзеп китте. Фаҗиганең сәбәбе, әлеге дә баягы исерек килеш тәмәке тарту булды. Әлеге зарарлы гадәт  янгынның гаепләнүчене генә түгел, ә тагын ике гайләне йортсыз калдырган булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, 2010 елның башыннан алып  Түбән Вязов авылында менә инде  өченче кеше янгында һәлак була. Нәкъ менә бу пункт 154 янгын сүндерү бүлек хезмәткәрләренең аерым күзәтү астында тора.  “Торак - 2010” күзәтү – профилактик операция нигезендә, янгын сүндерүчеләр иң беренче чиратта ялгыз өлкән кешеләрне, шулай ук спирт эчемлекләрне кулланучыларны тикшерәчәкләр.  Торак йортларны тикшерү барышында янгын сүндерүчеләр кешеләргә белешмәләр тараталар, йорт хуҗаларына гадәти янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлаталар. Янгын сүндерүчеләрнең сүзләренә караганда әгәр дә мондый тикшерүләр нәтиҗәсендә бер кешенең булса да гомере саклап калына икән, әгәр дә бер кеше булса да үзенең гаиләсенең куркынычсызлыгы турында уйласа, димәк, без алып барган эш юкка гына үтәлми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International