Узган 2009 елда республикабызда 3739 янгын чыкты, 275 кеше һәлак булды, шуларның 8 бала, билгеләп үтә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе. Статистик мәгълүматларга караганда янгыннар күбрәт торак секторда чыга, узган ел эчендә генә торак йортларда 2845 янгын булды. Янгынның чыгуы төп сәбәп булып янгын белән саксыз эш итү – 1455 янгын, электр җиһазларны кагыйдә буенча дөрес кулланмау – 707 янгын, мичләрне кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу – 370 янгын тора.
Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе “Торак - 2010” күзәтү – профилактик операцияне оештырды. Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе, эчке эшләр органнары, янгын сүндерү бүлегенең шәхси составы, җирле үзидарә органнары, һ.б шәхси торак йортларның янгын куркынычсызлык хәлен һәм гражданнарны янгын куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү буенча тикшерү алып барачаклак. Беренче чиратта уңышсыз гайләләрне, ялгыз өлкән һәм инвалид, кирәгеннән артык спирт эчемлекләрне кулланган кешеләрне тикшерәчәкләр. Күп катлы йортлар да игътибарсыз калмыячак. Хәзерге вакытта 13 меңнән артык шәхси йотлар тикшерелде, шуларның 310 уңышсыз гайләләр торган урын, 265 ялгыз өлкән кешеләр торган урын, 461 уңышсыз кеше торган урын. Янгыннарда кешеләрнең үлүе, гомумән янгынның кимүе, әлбәттә, күзәтүчелек характердагы чаралардан тора. Әлеге опреция дәвам итәчәк һәм Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсенең контролендә торачак