Бәйрәм бүләге – цирк

2010 елның 23 феврале, сишәмбе
 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчеләре Казан суворов хәрби училище тәрбияләнүчеләр өчен күңелле бүләк әзерләде. Бу көнне 33 укучының цирк программасын күрү мөмкинлеге туды.  Шатлыклы хәбәрне укучыларга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча гражданнар саклау идарәсенең башлыгы, полковник Сергей Пантюхин әйтте. Моннан тыш,  тантаналы рәвештә, малайларга уен приставкаларын  бүләк иттеләр.

- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе  Казан суворов хәрби училище икенче рота тәрбияләнүчеләрне шефлыкка алдылар, - дип әйтте Сергей Пантюхин. – Бәйрәм уңаеннан балаларны циркка алып бару дигән карар кабул ителде. Укучыларның күбесе ятимнәр, теге яисә бу сәбәп аркасында ата-анасыз калган балалар. Шунлыктан, циркка бару мөмкинлеге алар өчен зур куаныч иде.   

- Бу дөрестән дә бик зур бүләк, - үзенең тэәсирләре белән Казан суворов хәрби училище тәрбияләнүчесе Вадим Гура  бүлеште.  

- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчеләренә без зур рәхмәтләребезне белдерәбез, - дип әйтте  Казан суворов хәрби училищеның офицер – тәрбияләче Виталий Комаров. – Балалар  дөрестән дә бик шат. Алар өчен – булачак ватанны саклаучылар, хәзердән үк пагон киючеләр- бу бәйрәм икеләтә зур булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International