Бүген йомшак уенчыклар һәм грамоталар белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең хезмәткәрләре янгынга каршы дигән темага иң яхшы рәсем һәм кулланма иҗат эшләре буенча республика конкурсында катнашкан мәктәпкәчә яшь балаларны каршыладылар. Егермегә якын малайлар һәм кызлар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең бинасына якын тирә районнардан килделәр. Татарстанның барлык республика мәктәпкәчә яшь учреждениядән балалар иҗат конкурсында 36 бала җиңүче булды. Мондый зур казанышлар белән Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә җитәкчесенең урынбасары эчке-хезмәт полковнигы Фәрит Шамратов һәм “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия региональ бүлегенең татар президиуманың председателе Алик Низамутдинов котлады.
- Мондый янгынга каршы традицион формада булмаган пропаганда белән без балалар шуклыгы аркасында чыккан янгынны һәм балаларның үлемен киметтек, - дип әйтте Фәрит Шамратов.-Әлбәттә, монда ата- аналарның һәм укытучыларның хезмәте зур роль уйный. Без барыбыз да бер эшне эшлибез- балаларны янгыннан саклыйбыз.
Җиңүчеләрне “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия региональ бүлегенең татар президиуманың председателе Алик Низамутдинов сәламләде. Без бүген бәйрәмне балаларга гына түгел, ә үзебезгә дә ясадык, -дип әйтте ул.- Без балаларның йөзләрендә елмаюны күрергә бик шатбыз. Әле ярый алар янгынны чынлыкта күрмәделәр, ләкин янгын нинди куркыныч икәнлеге турында балалар үзләренең рәсемнәрендә, кулланма иҗат эшләрендә бик яхшы күрсәттеләр.
Әлеге конкурс Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә һәр ел саен уза, аның максаты балалар шуклыгы аркасында чыккан янгынга каршы профилактикасы, балаларда ялкын чыганагына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук балаларның иҗади эшләрен активлаштыру. Катнашучылар һәм аларның эшләре елдан ел арта. 2009 елда комисия әгъзаларына 2526 рәсем, кулланма иҗат эшләре килде, шуларның иң яхшылары конкурсның соңгы этабында тәкъдим ителде. Барлык эшләр 2 номинация буенча билгеләнделәр: иң яхшы рәсем һәм иң яхшы кулланма иҗат эше.
Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм грамоталарны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә җитәкчесенең урынбасары эчке-хезмәт полковнигы Фәрит Шамратов һәм “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия региональ бүлегенең татар президиуманың председателе Алик Низамутдинов бирделәр.
Конкурсның янгынга каршы дигән темага иң яхшы рәсем буенча иң яхшы “Коллектив эш” номинациясендә Казанның 340 номерлы балалар бакчасының Гарифуллин Айдар, Кузнецов Женя, Батракова Елена балаларның рәсемнәре беренче урынны алды . Икенче урынны Әлмәт шәһәренең МДОУ№55 Никита Васильевның эше яулады. Ул рәсемне әти - әнисе белән бергә ясады. Өченче урынны Казанан Купцов Александр алды.
Индивидуаль эш буенча “Иң яхшы рәсем” номинациясендә иң яхшы рәссамчы булып Казанның 313 номерлы балалар бакчасынан Сөннатова Регина булды. Икенче урынны жюри әгъзалары Теләче районынан Котдусов Булатка бирде. Өченче урын Бөгелмә шәһәренең 31 номерлы МДОУ Николаев Виктор алды.
Кулланма иҗади эш буенча иң яхшы коллектив эшләр булып Чирмешән районының 3 номерлы “Родничок ”МДОУ Шарапова Динара, Хәсәнова Гөлнара, Смирнов Андрейның санала. Икенче урын Кукмара шәһәренең “Березка” балалар бакчасына Саляхутдинова Эльвинага, Романова Аринага, Леонтьева Алинага һәм Зәкиева Самирага-коллектив эшенә бирделәр. Өченче урынны Туманов Руслан, Абдуллин Эмиль, Чернов Никита Казанның 375 номерлы балалар бакчасы яулады.
Индивидуаль кулланма иҗади эш буенча беренче урынны Яр Чаллыдан Иванов Дмитрий алды. Икенче урынны Актаныш районының икенче балалар бакчасынан Сәрварова Зөһрә яулады. Өченче урынны Биектау районыннан Сәмигуллина Гөлнарага бирделәр.
Тагын сигез бала актив катнашкан өчен бүләкләнделәр: Хәирзаманов Дмитрий (Зәй шәһәре, “Алтынчәч” МДОУ); Хәмидуллина Карина, Сәгитова Рината, Сборик Ксения (Казан шәһәре, Киров районы, МДОУ№88); Демьянова Карина (Казан шәһәре, Мәскәү районы МДОУ№105); Зиганшина Милана, Кузьмин Матвей, Каримов Тимур (Казан шәһәре, Киров районы МДОУ№ 88); Гыйлманова Розалия, Барыгина Варя, Осипова Галина (Казан шәһәре, Киров районы МДОУ№ 350); Сәмигуллин Наил (Казан шәһәре, Совет районы МДОУ№ 261); Дронов Кирилл (Казан шәһәре, Приволжск районы МДОУ№ 357); Нургалиев Назир (Менделеевск шәһәре “Серебряное копытце” МДОУ№13).