Бүген Тукай муниципаль районының Орлов әйләнеше тирәсендә М-7 трассасында коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр юл – транспорт фаҗиганең ликвидация нәтиҗәләрен өйрәнделәр.
Юл – трансорт фаҗига турындагы хәбәр “01” пультына 9 сәг.30 минутта килә. Әлеге трассада ВАЗ 2114 машинасының йөртүчесе ВАЗ 21073 машинага килеп бәрелә.
ДТП нәтиҗәсендә 5 кеше һәлак булды: ВАЗ 2114 машина йөртүчесе һәм ике пассажир, ВАЗ 21073 машина йөртүчесе һәм бер пассажир. Фаҗига булган урынга ТР буенча ОФПС-15 оператив төркеме һәм янгын сүндерү хезмәте, 56 янгын сүндерү сагының дежур караулы, алтынчы эзләү – коткару отрядының коткаручылары, УВД хезмәткәрләре, прокуратура, ашыгыч ярдәм һәм Яр Чаллы шәһәренең администрация вәкилләре килделәр. Барлыгы 14 хезмәткәр һәм 4 техника катнашты. Коткаручылар машинадан махсус тимер кисә торган әсбап белән шартлы җәрәхәтләнүчеләрне алдылар. Янгын сүндерүчеләр үз чиратында, юлда сибелеп калган бензинны күбек белән юып чистарттылар.