5нче февраль көнне Бөгелмә районының Кече Бөгелмә авылында Мәдәният йортында янгын чыкты. Фаҗига булган урынга Бөгелмә шәһәренең № 64 янгын сүндерү бүлегенең дежур караулы, № 64 янгын бүлегенең опретив төркеме һәм шәһәрнең башка оператив хезмәткәрләре килде. Бәхеткә каршы, янгын сүндерүчеләргә янгыны сүндерү өчен су белән кулланырга туры килмәде, чөнки әлеге янгын шартлы иде. №64 янгын сүндерү сагына янгын турындагы хәбәр 10сәг. 30 мин. килде. Янгын чыккан урын янгын сүндерү сагыннан 10км ераклыкта иде. Масса күләм күп кеше булган объектларда янгын сүндерү практикасын янгын сүндерүчеләр белән бергә Ирекле янгын сагы да эшләде ИЯС “БКХП” һәм ИЯС “Элеватор”. Шулай ук, өйрәтмәдә МВД хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм һәм “Горгаз” хезмәткәрләре катнашты. Җәрәхәтләнүчеләр юк. Барлык бүлекчәләр оператив рәвештә эшләп 30 минут эчендә янгынны сүндерделәр. Гаддәтән тыш хәл урынынды № 64 янгын сүндерү сагының 14 хезмәткәр һәм 4 техника үз эшләрен алып барды.