Эсперанто урамындагы янгынны сүндергән вакытта 50 кеше коткарылды

2010 елның 31 гыйнвары, якшәмбе
 

31гыйнварь көнне 06 сәг. 16 минутта Казан шәһәре, Приволжск районының Эсперанто урамында 35нче торак йортның чормасында янгын чыкты. Берничә минуттан соң янгын чыккан урынга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең №7нче федераль янгынга каршы отрядының   ПЧ-1нче янгын бүлеге килде. Алар тиз арада янгынның масштабын һәм характерын билгеләделәр. Янгынның дүртенченче катка күчү куркынычы бар иде. Янгынга 3нче номер бирелде. Әлеге урынга  Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең ашыгыч төркеме чыкты. Фаҗига булган урында 45 янгын сүндерүче һәм 11 янгын техникасы катнашты.

7сәг.30 минутта  янгынны сүндерделәр. Янгын сүндерүчеләрнең тырышлыгы белән 50кешенең гомере саклап калына. Җәрәхәтләнүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.

Әлеге йорт 1932 елда төзелде. Анда барлыгы 32 бүлмә булган. Шуларда 100гә якын кеше гомер иткә.Янгынны сүндергән вакытта 8 фатир  су белән бастырылды. Хәзер алар яшәү өчен яраксыз.

 Тораксыз калган 50кешене хәзерге вакытта Авангард урамындагы  элекке мәктәп бинасына урнаштырдылар. Калганнары исә, туганнарында калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International