Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең кризис хәлләр идарә үзәгенә, башкалабызның Мәскәү районында җир эшләрен алып барган вакытта җылы үткәрә торган торбаны эштән чыгару турындагы хәбәр 15 сәг. 20 минутта килә. Әлеге урынга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең ашыгыч төркеме чыкты. Җылысыз 34 йорт, бер мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы калды. Ремонт эшләре “Казан җылылык челтәре компания” ярдәме белән оператив рәвештә башланды. 18 сәг. 45 минутта барлык ремонт эшләре төгәлләнде һәм йортларга кайнар су җибәрелде.