Казан дары заводында чыккан янгынны сүндерү өчен 24 янгын һәм махсус техника катнашты

2010 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе
   

Өч катлы эшләми торган бинаның януы турындагы хәбәр Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тататстан Республикасы буенча баш идарәсенең кризис хәлләр идарә үзәгенә   15сәг.40 мин. килә. Ул вакытта янгын чыккан урында №35 нче федераль янгынга каршы махсус идарә хезмәте үз эшләрен алып бара иде. Янгын вакытында цехтан бар кешене дә эвакуацияләделәр.  Янгынны сүндергән вакытта 24 янгын һәм махсус техника катнашты. Шартлау куркынычы юк иде. Янгын эретеп ябыштыру эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәрен дөрес үтәмәү аркасында килеп чыккан дип фараз ителә. 17сәг.00мин янгынны сүндерделәр. Янгынның мәйданы- 50кв метрны тәшкил иттә. Ике кеше җәрәхәтләнде. Аларны республика клиник хастаханәсенең табипларына тапшырдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International