Бүген Чаллының №6нчы зональ эзләү – коткару отрядының коткаручылары Кама елгасынан 30 яшьлек балык тотучыны коткардылар. Бәхеткә каршы, боз яр читеннән 20 метрга гына йөзеп китте. Тиз арада килгән коткаручыларга балык тотучы янына бару өчен, бернинди йөзә торга чаралар кулланырга туры килмәде. Бер коткаручы коткару жилетын киеп, бау белән үзен бәйләп, бозлы суга керде. Ул боз кисәге янына йөзеп килгәч балыкчыны кулыннан алды, аннан соң аларны ярга тартып чыгардылар. Ярда аларны табиблар карады. Тәннең артык суыныу теркәлмәде. Коткаручылар машинасында алар кайнар чәй белән җылындылар.