Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приволжск региональ үзәге 2009 елда “Федераль янгынга каршы зур янгыннарны сүндерү буенча иң яхшы янгын бүлеге”, “Иң яхшы Федераль янгынга каршы янгын бүлеге”, “Иң яхшы караул җитәкчесе” һәм “Иң яхшы янгын сүндерүче” сморт-конкурсның нәтиҗәләрен чыгарды.
“Федераль янгынга каршы зур янгыннарны сүндерү буенча иң яхшы янгын бүлеге”номинациясендә беренче урынны баш идарәсенең №55 нче махсуслаштырылган бүлек “Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча кризис шартларының идарә үзәге” яулады. Күчмә кубок, һәм региональ үзәкнең хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде. Икенче урынны зур янгыннарны сүндерү буенча дүртенче махсуслаштырылган бүлек ФПС 17- ОФПС ГУ “Нижнегородск өлкәсе буенча Федераль янгынга каршы көч идарәсенең үзәге” алды. Өченче урынны Ульян өлкәсе буенча янгын сүндерү бүлегенә бирделәр.
Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приволжск региональ үзәгенең “Иң яхшы Федераль янгынга каршы янгын бүлеге” номинациясендә беренче урынны баш идарәсенең № 91 нче янгын бүлеге “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы беренче отряды” яулады. Күчмә кубок, һәм региональ үзәкнең хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде. Икенче урынны баш идарәсенең №7 нче янгын бүлеге “Башкортостан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы 22нче отрядына” бирделәр. Өченче урынны баш идарәсенең №47 нче янгын бүлеге “Перьм өлкәсе буенча Федераль янгынга каршы 11нче отряды ”алды. Алар үз чиратында региональ үзәкнең хөрмәт грамотасы белән бүләкләнде.
“Иң яхшы караул җитәкчесе” номинациясендә беренче урынны Нижнегородск өлкәсе буенча Федераль янгынга каршы №52 нче янгын бүлегенең караул җитәкчесе алды. Икенче урынны баш идарәсенең 14нче янгын бүлеге “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы 2нче отрядының” караул җитәкчесе яулады – эчке хезмәт капитаны Харитов Сирен Фоат улы. Өченче урынны Саратов өлкәсенең караул җитәкчесенә бирделәр.
“Иң яхшы янгын сүндерүче” номинациясендә беренче урынны Перьм өлкәсе буенча Федераль янгынга каршы хезмәте яулады, икенче урынны баш идарәсенең 35 нче янгын бүлеге “Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы 1нче отрядының” эчке хезмәт прапорщигы Хисамов Әлфир яулады. Өченче урынны - Нижнегородск өлкәсе буенча Федераль янгынга каршы хезмәте алды.