Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтенә яңа янгын сүндерү машиналарын бүләк иттеләр

2009 елның 21 декабре, дүшәмбе
 

  Бүген Казанда 2013 елда узачак Универсиада кысаларында төзелгән алты спорт корылмасы берьюлы тантаналы рәвештә  ишеген ачты. Әлеге чара белән  республикабызда  игълан ителгән  Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы төгәлләнде. Бу бәйрәмебезне Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов та уртаклашты.

  “Ак барс” көрәш төрләре сарай мәйданында 130 артык төрле автотехника күргәзмәсе оештырылды. Бу күргәзмәдә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе янгынга каршы федераль хезмәтенә 44 янгын автоцистернадан калган 14 машина бирелде. 30 машина янгын сүндерүчеләр 8 октябрь көнне НКЦ мәйданы  каршында алдылар. Яңа техника белән башка республика  министрлыклары да алдылар: эчке эшләр, сәламәтлек саклау, мәгәриф һәм фән. Яңа янгын техниканы  Чаллыдагы  ОАО “КамАз” Башкорстостан республикасының Туймазин заводы катнашуы  белән бергә ясадылар. АЦ 8-40 янгын машинасы үз эченә 8000 литр су һәм 800 литр күбек сыйдыра ала. Максималь тизлек –  сәгатенә 85 километр.

- Машина кабинасы ничә кеше сыйдыра ала һәм автоцистерна күләме күпме? – “Камаз”ларны караган вакытта  кызыксынды Игорь Шувалов  Рәисенең беренче урынбасары.

- Җиде кеше, – дип әйтте Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин. – Әлеге машинага 8 тонна су сыя ала.

Яңа машиналарның үзенчәлекләре белән танышкач,  Игорь Шувалов  әлеге яңа техникага югары дәрәҗәдәге  бәя бирде.

 Яңа машиналарның ачкычын җитәкче бүлекчәләренә Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин тапшырды.

 - Коткаручылар көнне һәм яңа ел җитү уңаеннан мин сезне барыгызны да профессиональ бәйрәм белән котлыйм, - мөрәҗәгать итте республиканың  гәдәттән тыш хәлләр министрлыгының  башлыгы. – Әлеге ел безнең өчен бик уңышлы булды. Янгын сүндерү бүлекчәләрнең автопарклары яңа машиналар белән тулыланды. Моннан тыш, хәзерге вакытта республика һәм федераль бюджет уңаеннан  яңа янгын сүндерү машина алу эшләре алып барыла, - дип әйтте  Рафис Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International