Ярдәм һәрвакытта вакытында килер

2009 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе
 

  Республикабызда урнашкан чатлама суыкка хәтта техника да чыдамый. Кайбер машина йөртүчеләр үзләренең “тимер атлырыннан” маршрут автобусларына күчеп утырдылар. Мондый салкын көннәр Татарстанда, менә инде атна буе тора. Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе һәм ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  хезмәткәрләре бу көннәрдә каткый режимда эшлиләр.

 Суык булганлыктан транспорт чараларның солярка, горючий һ.б. матдәләр салкында катып китә генә иде. Маршрут автобуслар тукталышта бер – бер артлы ватылып тула иде.        

Пассажирларга йөртүченең каткан солярканы җылытканын  көтмәс өчен, ватылган  автобуслардан икенчесенә күчергә туры килде. Ә менә трассада калган пассажирларга башка маршрутка утыры өчен мөмкинлек юк иде. Аларга коткаручылар ярдәменә генә ошанырга туры килде. М-7 трассасында Мамадыш муниципаль районында Түбән Як бистәсе янында бишенче зональ эзләү- коткару отряды урнашкан. Көн саен салкында бу  отрядның коткаручылары әлеге трассада дежур итәләр. Алар ватылып калган йөртүчеләргә, пассажирларга ярдәм күрсәтәләр, коткару операция эшләрен алып баралар.

   16 декабрь көнне генә бишенче зональ эзләү-коткару отряд коткаручылары тунган машина йөртүчеләрне  җылыту өчен  М-7 трассасына 7 тапкыр чыктылар. Төнге сәгатъ икедә Уфадан Казанга бара торган автобусның двигателе сүнә. Автобус йөртүче  кәрәзле телефоннан “112” номеран җыеп коткаручыларны чакырды. Коткаручылар 8 пассажирларны һәм йөртүчене якындагына урнашкан кафе янына алып килделәр. Аннан аларны Балык Бистәсеннән килгән автобус Казанга алып китте.

   Коткару операциясендә  Гаддәтән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләренә юл транспорт хезмәткәрләре дә булышты. Ватылган машиналарны алар кафе, кунакханә янына алып бардылар. Саба районында Серда авылы янында  коткаручылар ике яшьлек бала булган бер гайләгә ярдәм күрсәттеләр. Аларның машиналары трасса уртасында ватылып кала. Коткаручылар әлеге гайләне якындагы кунакханәгә алып килделәр.

   Коткаручылар өчен бу гадәти эш, ә исән калган кешеләр аларга рәхмәтле булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International