Бүген Кама Тамагы бистәсе тирәсендә, Идел елгасында, боз кисәге аерылу сәбәпле, 21 балыкчы авыр хәлдә калдылар. Коткару операцияне Кама Тамагының янгын сүндерү бүлеге һәм Лаеш районының коткаручылары үткәрделәр. Балыкчылар төкеме утырган бозның калынлыгы 2-3 см. тәшкил иткән. Аларның авырлыгына түзә алмыйча боз ярылды. Елга агымы балыкчыларны Спас районына таба алып барды. Ләкин, боз кисәге ныклы булган боз капламына тоташа, нәкъ менә шунда гына янгын сүндерүчеләр аларны ярга чыгара алдылар. Ашыгыч медецина ярдәме балыкчыларның берсенә дә кирәк булмады.