Бүген Казанның дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе һәм Мәскәү районының прокуратурасы Мәскәү базарын тикшерделәр. Янгын сүндерүчеләрне яңа ел уенчыкларын сата торган урыннары гына кызыксындырды, чөнки алар арасында шартлаткыч әйберләр булырга мөмкин, ә аларны базарда сату рөхсәт ителми. Ләкин, ул көнне дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек хезмәткәрләре Мәскәү базарында бер шартланкычны да тапмадылар, күрәсең аларны бик яхшы яшереп куйдылар.
- Сезнең сатуда шартлаткыч әйберләр бармы? – дип сорадылар сатучылардан дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспектолары.
Җавап итеп алар бер җөмләне генә ишеттеләр: “Шартлаткыч әйберләрне без беркайчан да сатмадык, законны беләбез. Ярамый икән ярамый. Пермь шәһәрендә булган фаҗигане кабатларга без теләмибез”. Әмма, сатучыларның сүзләренә ошанып бетеп булмый иде, чөнки шартлаткыч әйберләрне алган эшмәкәр, үзенә файда китерми.
- Хәзер без, кече һәм урта бизнес объектларны прокуратура рөхсәте белән генә тикшерәбез. Мондый тикшерүләр Яңа ел бәйрәме алдынан ел саен уздырыла, - дип әйтте Мәскәү районының дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарә бүлегенең, җитәкче урынбасары Рөстәм Хафизов. – Базарларны төгәл итеп тикшерәбез, чөнки янгын куркынычсызлык кагыйдәләре буенча нәкъ менә монда шартлаткыч әйберләрне сатарга ярамый. Шулай ук, монда шартлаткыч әйберләрнең саклау һәм сату шартлары дөрес булмый. Ә, бит базар-ул масса күләм кешеләрнең булу объекты.
Моннан тыш, дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары кибетләрне, махсус павильоннарны тикшерәләр. Әле күптән түгел генә Мәскәү районының дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары прокуратура вәкилләре белән бергә пиротехника сата торган 13 объектларны карадылар. Шуларның берсендә, бер ир кешене тоттылар. Ул ашамлыклар супермаркет кибете янында шартлаткыч әйберләр сатып утыра иде. Янгын сүндерүчеләр аңа бер мең сум штраф яздылар.
Гомумән әйткәндә, яңа ел бәйрәме алдыннан дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары 56 рейд уздырдылар, шуларның 44 милиция хезмәткәрләре ярдәмендә. Республикадагы шартлаткыч әйберләрнең саклау урынны гомуми саны 199. Тикшерүләр нәтиҗәсендә дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары 31 боерыкны төзеделәр. Шартлаткыч әйберләрне саклау һәм сату буенча янгын куркынычсызлык таләпләрен бозу өчен 30 хезмәттәге һәм 1 юридик шәхес административ җаваплылыка тартылды. Штраф күләме 40мең сум тәшкил иткән.