Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре барлык эшкә дә мастер

2009 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе
 

Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре көн саен шом буенча утыздан артык чыгыш ясыйлар. Чыгулар янгын сүндерергә генә түгел, ә зур булмаган янгыннарнга да була. Һәрбер дежур көнне Яшел Үзән янгын сүндерү сагының үзәк постның хезмәт журналында халыкка ярдәм күрсәтү буенча чыгулар теркәлә – гәдәттә ул балалар, авыру, өлкән кешеләр бикләнеп калган  ишекләрне ачу була. Соңгы шундый шалтырату Яшел Үзән “01 хезмәтенә” икенче декабрьнең  кичендә килә. Яшь ана берничә минутка сөт алу өчен кибеткә чыгып китә, ул вакытта фатирда аның бер яшьлек кызы кала. Ялгыз калган бала ишек йозагы белән уйный башлый һәм шул вакытта керү ишеген эчтән бикләп тә куя. Тиз арада килгән янгын сүндерүчеләр әлеге ситуацияне билгеләделәр. 53 нче янгын сүндерү сагының бүлек командиры Василий Макаровка балаларны коткару берничә тапкыр туры килде. Шуның өчен, бу ситуациядә ничек эш итәргә, ул бик яхшы белә иде. Балконга автобаскычны урнаштырып, Василий Макаров тиз генә өскә менеп китә. Берничә минут эчендә ул тәрәзә аша фатирга керә һәм ярдәм сораган анага керү ишеген эчтән ача. Бер яшьлек Катя сөйләшә белгән булса, ул әнисе кебек үк үзенең коткаручысына рәхмәт әйтер иде. Әлегә ул әнисенең кулында булуына бик шат.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International