Түбән Кама сусаклагычтагы коткару операциясе уңышла узда

2009 елның 2 декабре, чәршәмбе
 

30 ноябрь көнне  15.00 сәгаттә Чаллының № 6 нчы коткару – эзләү зональ отрядының дежур пультына балыкчыларның утрауда утырганнары һәм  ярга чыга алмаулары турында хәбәр килә. Әлеге вакыйганың ачыклануы буенча 1970 елгы Сергей Волков һәм 1956 елгы Нурислам Гатауллин  26 ноябрьдән бирле утрауда робинзон буларак яшәделәр. Ризык һәм җылы куну урыны белән алар үзләрен тәэмин иттеләр. Ул урынга хәтле, Сергей белән Нурислам Түбән Каманың  сусаклагыч   буенча бардылар. Боз ул вакытта аларның авырлыгын күтәрә алган. Ләкин, һава торышының үзгәрүе сәбәпле 30нчы ноябрьгә боз тагын да юкарган (нәкъ менә шул көнне алар өйгә кайтырга уйладылар), кире әлеге боз буенча кайту куркыныч иде. Утраудан резин көймәдән алып чыгу өчен алар үзләренең дустына Сергей Киреевка шалтыраттылар. Кызганычка каршы, Сергейның тырышлыгы уңышсыз булып чыкты, чөнки су тулаем боздан ачылмаган иде һәм боз резин көймәне ертырга мөмкин иде. Шул вакыта, үз тырышлыгы белән коткарырга маташкан Сергей коткаручыларга хәбәр итәргә дигән карар кабул итә. Караңгы булганлыктан һәм балыкчыларга экстремаль ярдәм кирәкмәгәнлектән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары коткару операциясен иртәнге якка күчерәләр. Икенче көнне, 1 декабрь 9 сәгаттә  Чаллының № 7нче  коткару – эзләү зональ отрядының коткаручылары “Укчы” һава мендәрендә балыкчыларга ярдәмгә чыктылар.  Утрау янына уңышлы килеп, коткаручылар балыкчыларны ярга алып килделәр. Ашыгыч медецина ярдәме берсенә дә кирәк булмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International