Теге көнне булган вакыйганы искә төшереп һәм аның нәтиҗәсе нәрсә белән тәмамлыр иде, Александр Николаевич Сморкаловның күз алдына китергән саен күз яшьләре килә. Ул көнне, 11 ноябрьне ул гомерлеккә истә калдырыр. Күп еллык тәрҗибәле балык тотучы, якындагы сулыкка балык тотарга киттә. Балык тотканнан соң, өйгә кайтырга чыга, шул вакытта боз көтелмәгәндә аяк астыннан китә башлый. Велосипед һәм балык белән тулган сумка елга төбенә төшә. Александр Николаевич бозның кабыгына бар көче белән тотынырга торышты, ләкин ул хыянәтче сыман шатырдап ватыла гына иде. Балыкчы соңгы бөтен көчен җыеп, ярдәм сорап кочкыра башлады. Бәхеткә каршы якында гына бер ир кеше, узып баручы хатын – кыз һәм 16 яшьлек Игорь Кузьмин булды. Олылар такталарны бозга таратып куйганчы, 16 яшьлек яшүсмер озын агач ботагын алып бата торган кеше янына килә башлады. Беренче тапкыр коткарып караганда агач ботагы сынып чыкты. Шунан соң, Игорь тагын да якынрак шуышып килә. Агач ботагына тотынып Алесандр Николаевич салкын судан котыла. “Бу малай коткару ярдәме белән генә, мин исән калдым”, икърар итте 69 яшьлек пенсионер. Ә, ул көнне, ул хәтта аны коткарган малайның исемен дә, адресын да белергә өлгермәде. Бер ничә көннән соң гына әлеге геройның Васильевоның №3 нче мәктәбендә белем алуын билгеле булды. 16 яшьлек яшүсмернең мондый батырлыгын билгеләү өчен, Сморкаловлар Васильево бистәсенең җитәкчесенә мөрәҗәгать иттеләр. Экстремаль шартларда тәвәккәллек һәм батырлык күрсәткән өчен Васильево бистәсенең башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Алексей Коротков һәм Яшел Үзән гарнизонның янгын сагының башлыгы Зөфәр Хәлиуллин 9 сыйныф укучысына Игорь Кузьминга рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк кәрәзле телефонны бирделәр. Моннан тыш, Федераль янгынга каршы 8нче отряд җитәкчеләре ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәләр министр исемнә батыр мәктәп укучысына “Батучыны коткару ” дигән медаль бирү өчен юламма җибәрделләр.