Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр челтәрнең саклану аппаратын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 янгын, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Бозда коткару операциясе
09.03.2015 ел 23.40 Казан шәһәре, Идел буе районы, Идел елгасы, Победилово торак пункт районы тирәсендә.
Снегоход боз астына төшеп киттә. Снегоходта ике ир кеше була. Шуларның берсе, 1973 елгы ир кәрәзле телефоннан коткаручыларга хәбәр иттә. Снегоход баткан җиргә “Нептун” һава мендәрендә ЗПСО№ 2 коткаручылары килә. Зарар күрүчеләрне коткарылып ярга чыгарылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.