Бөгелмәдә ике кеше исле газ белән агуланды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

2015 елның 26 гыйнварында биш катлы торак бинада Бөгелмә шәһәре, Якупов ур., 58 йорт, 23 фатир адресы буенча урнашкан ике кешелек гаилә (1976 елда туган хатын кыз һәм 2011 елда туган кыз бала) исле газ белән агуланганы турында хәбәр килде. Җәрәхәтләнгәннәрне үзәк Бөгелмә хастаханәсенә илткәннәр.

ЭПУ “Бугульмагаз” хезмәткәрләре газ җиһазларын тикшергәндә су җылыта торган газ колонкасының төтен юлының тарту көче төзек булмаганы ачыкланган.

Исле газ белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү:

- исле газ чыгуын туктатырга;

- зарар күргәнне саф һавага алып чыгарга;

- зарар күргән аңында булса, аны яткызырга, аңа тынычлык һәм бертуктаусыз саф һава тәэмин итергә (гәзит белән җилләтергә, вентилятор яисә кондиционер кабызырга);

- зарар күргән аңын югалткан булса, ашыгыч рәвештә ашыгыч ярдәм килгәнче яисә аңга килгәнче эчке йөрәк массажын һәм ясалма сулыш алдыру башларга кирәк;

- ис газының куркыныч тупланышы булган җирдән зарар күргәнне чыгарган вакытта үзегез дә агуланмас өчен, үзегезне саклап калыгыз. Моның өчен тиз эшләргә һәм кулъяулык, марля аша суларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International