Бүген моның турында гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә Россия ГТХМ надзор органнары белән тикшергәндәге сорауларны ачыклауга багышланган семинар тыңлаучыларына Татарстан Республикасы ГО һәм ГТХ министры урынбасары Олег Степущенко сөйләде. Казанга тематик семинарга 60 баш инженер һәм потенциаль куркыныч объектларда сәнәгать куркынычсызлык өчен җаваплы кеше килде. “Альфа” нәшрият йорты һәм “Промышленная и экологическая безопасность, охрана труда” журналы ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ ярдәме белән башлап җибәрүләре булды.
Олег Степущенко докладында хәзер республикада 15 потенциаль куркыныч объектлары гына җирле хәбәр итү системалары белән җиһазландырылганы турында әйтте. Өстәвенә, аларны муниципаль районнарының бердәм дежур-диспетчер хезмәтләре белән бергәләштерергә мөһим. Шулай ук, министр урынбасары “МТС” һәм “Билайн” кәрәзле элемтә операторлары белән гадәттән тыш хәл турында СМС таратуы аша халыкка хәбәр итү турында килешү әлегә Россия регионнарында Татарстанда гына ирешелгәненә басым ясады.