Яңа Ел бәйрәмендә иминлек тәэмин итер өчен Россия ГТХМ көчәйтелгән хезмәт итү режимын кертә

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

Бүген бөтенроссия селектор киңәшмәсендә гадәттән тыш хәлләр идарәчелегендә Яң Елга әзерләнү һәм аны үткәрү вакытында халык иминлеген тәэмин итү чаралары турында фикер уртаклаштылар. Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков чыгышында кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга һәм, кирәге чыкса, оператив ярдәм итүгә юнәлтелгән планлы һәм комплекслы рәвештә профилактик әмәлләр үткәрүгә басым ясады.

Киңәшмәдә Россия ГТХМ башлыгы янгын профилактикасы буенча өстәмә чаралар кабул итәргә, халык тормышы куркынычсызлык таләпләре артыннан надзорны көчәйтергә һәм шулай ук министрлыкның бөтен шәхси составын көчәйтелгән хезмәт итү режимына күчерергә һәм булган янгын техникасын хәрби расчетка максималь кертергә кушты.

Раштуа һәм Яңа Ел бәйрәмнәрендә гражданнарга куркынычсызлык тәэмин итер өчен һәр көнне бөтен Россия буенча 400 мең кеше һәм 100 мең берәмлек техника катнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International